Татарстанда сентябрь азагына кадәр «Чиста һава» дип исемләнгән операция игълан ителде. Исегезгә төшерәбез, чара авто транспорттан чыккан төтен газларындагы пычрак матдәләр нормативларын контрольдә тоту һәм аларның атмосфера һавасына тискәре йогынтысын кисәтү максатында үткәрелә.
Операция башланганнан бирле, 2 атна эчендә, Республиканың Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, 200дән артык автомобильне тикшергән, шулар арасыннан сигезе таләпләргә туры килмәгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан һавасына чыгарылган ташландыкларның 50% артыгы нәкъ менә автотранспортка туры килә, шуңа күрә үткәрелә торган эш атмосфера һавасының барлык билгеләнгән таләпләргә туры килүен тәэмин итү өчен, бик мөһим булып тора.