Татарстанда салкын, болытлы һәм карлы һава торышы сакланачак, әмма температура бераз күтәрелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика күк йөзе болытлы булачак. Төбәктә кар яву көтелә: Казанда — аз гына, көньяк һәм көньяк-көнчыгышта — мул итеп. Кайбер районнарда, шул исәптән Татарстан башкаласында да, буран булырга мөмкин, күз күреме бер-ике километрга кадәр кими.
Төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк җил урыны белән 14 метрга кадәр көчәячәк (Казанда секундына 13 метрга кадәр). Юлларда бозлавык барлыкка килә, ә кайбер урыннарда, шул исәптән төбәк башкаласында да, юлларны кар басу ихтимал.
Төнге салкыннан соң көннең якты вакытында Татарстанда һава -13..-18 градуска кадәр, көньяк һәм көнчыгыш районнарда -7..-12 градуска, ә Казанда -15..-17 градуска кадәр җылына.
Синоптиклар фаразлавынча, атна уртасына кадәр Татарстанда салкын, дымлы һәм шуңа күрә аеруча уңайсыз һава торышы өстенлек итәчәк.