Татарстанда Россия авыл яшьләре берлегенең «Авылда үз эшең — кыю бул!» проектын гамәлгә ашыра башладылар. Ул авылда үз эшеңне ачу һәм авыл территорияләрен социаль яктан үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерү максатыннан оештырыла.
Проект авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә уздырыла. Чарада мәгълүмати-консультацион очрашулар, һөнәри юнәлешләр, семинар-тренинглар, видеоконференцияләр һәм вебинарлар үткәрү каралган. Һөнәри белем бирү һәм югары белем бирү оешмаларының авыл территорияләрендә эшкә урнашырга һәм практика узарга теләүче чыгарылыш укучылары арасында анкета тутырыла, аларның реестры булдырыла. Катнашучыларны Казан дәүләт аграр университеты һәм ветеринария медицинасы академиясе укытучылары координацияли. Ә беренче чара Арча районында узачак.