Татарстанда республикакүләм «Татар азаны» бәйгесе старт алды. Әлеге чара ТАССРның 100-еллыгына һәм Татарстанда игълан ителгән Туган тел елына багышлана. Тулырак киләсе язмада.
Конкурс «Рухи моң» республикакүләм проекты кысаларында үткәрелә. Республика күләмендә үткәрелә торган «Татар азаны» бәйгесендә катнашу өчен, ТАТАР АҺӘҢе белән әйтелгән азанны видеога яздырып, аны оештыручыларга җибәрергә кирәк.
Компетентлы жюри — дин һәм милли көй өлкәсендәге белгечләр — авазларның дөрес әйтелеше белән үтемле рухи милли яңгырашта азан башкарылуга игътибар итәчәк.
Фестивальнең җиңүчесе һәм призерлары дипломнар һәм акчалата бүләкләр алачак. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2020 елның 16 маена кадәр кабул ителә. Конкурс нәтиҗәләре 2020 елның 24 маенда игълан ителәчәк.
+7 927 443-34-04
Белешмәләр өчен телефон экранда күрсәтелгән.
Конкурсның нигезләмәсе белән Instagram социаль челтәрендә @ruhi.mon аккаунтында танышырга мөмкин.
Идел Кыямов.