Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны дәвам итә. Изге айның беренче 10 көнендә 91 мохтаҗ гаилә азык-төлек җыелмалары алырга өлгергән, 5 авыру баланы дәвалау өчен акча җыелган..
Досье
Әлеге акция Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән оештырыла. Быел да Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды авыру балаларга ярдәм оештыра, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздыра, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итә, мохтаҗлар файдасына фитр сәдакасы, фидия һәм зәкәт җыеп тарата.