Татарстанда полиция хезмәткәрләре чираттагы финанс пирамидасының эшчәнлеген туктатты. Пирамида Казанда бер ел эшләгән. Законсыз бизнеста катнашучылар җинаять өчен кулланучылар кооперативын кулланган, аларның офислары Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында урнашкан.
Пирамидадагылар клиентларга маркетплейслар аша зәркән эшләнмәләре сату белән шөгыльләнүләрен сөйләгән һәм аларга югары табыш вәгъдә иткән. Клиентлардан үз акчаларын кертүләре соралган һәм аларга «инвесторлар» буларак «бүләк сертификатлары» яки «гади вексельләр» бирелгән. Башта клиентларга табыш яңа кешеләр китергән акчадан түләнгән. Әмма бер мизгелдә чылбыр өзелде һәм кешеләр акчасыз калган. Теманың дәвамы алдагы язмада.