Татарстанда пляжларны техник яктан тикшерү эшләре бара. Республиканың алты пляжы тикшерелде, шуларның икесе Казанда — Комсомол һәм Аккош күлләрендәге пляжлар. Шулай да Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдиме буенча, республика халкы кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, шул исәптән су объектларында бары тик коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне бетерүнең өченче этабында гына ял итә алачак.
Республиканың кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хисабында 35 пляж бар, шуларның 16-сы — шәһәрнеке, 9-ы балаларны савыктыру лагерьлары территориясендә урнашкан. Пляжларның торышын тикшерүләр дәвам итә.
Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган техник тикшерү нәтиҗәләре буенча, пляжны эксплуатацияләү өчен җаваплы оешма пляжда аның вакытлыча ябылуын символлаштыручы «кара шар» билгесен элә.
Санитар-эпидемиологик вазгыять һәм башка илләргә ялга чыгуны чикләү сәбәпле, республикада су объектларында ял итү урыннары санын арттыру планлаштырыла. 14 муниципаль районда су коену сезонында ачу планлаштырыла торган сулыклар пляжларында яңа коткару постлары булдырылачак.
Суда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча профилактик эшнең төп юнәлешләреннән берсе — балаларга иртә яшьтән йөзү күнекмәләренә өйрәтү. Балалар лагерьларында һәм ял итү өчен җиһазландырылган су объектларында ел саен «Йөзәргә өйрән» акциясе үткәрелә, шулай ук «Йөзү буенча бөтен нәрсәне белү» республика проекты гамәлгә ашырыла. Узган ел республиканың 104 бассейнында 80 меңнән артык бала йөзәргә өйрәнгән.
Сулыкларда ял итүне сайлаганда һәрвакыт төзекләндерелгән ял итү урыннарын, коткару постлары булган пляжларны сайларга кирәк. Шулай ук балаларга олылардан башка су коенырга барырга һәм сулыкка якын килергә ярамый. Су объектларында ял итү кагыйдәләрен бозган һәм тыелган урыннарда су коенган өчен административ җаваплылык һәм 1 мең сум күләмендә штраф каралган