Татарстанда Минзәлә елгасы аша яңа күпер салуга керештеләр. 160 метр озынлыктагы өч юллы күперне М-7 «Волга» трассасында төзиләр.
Эшләр Казан — Екатеринбург — Төмән маршрутын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла. Хәрәкәт күпернең уң ягына күчкәч, төзүчеләр иске күперне сүтүгә керешә. Аңа инде 44 ел. Эшләр тәмамланганнан соң, машина йөртүчеләр ике полоса урынына дүрт полоса аша йөрәячәк. Бу әлеге участокта транспорт өчен куркынычсызлыкны шактый арттыра.