Яңа уку елы башланырга ике атна вакыт калды. Беренче сыйныфка баручы укучыларының ата-аналары өчен хәзер-кызу вакыт. Мәктәпкә әзерлек-мәшәкатьле эш. Чыгымнарны да күп сорый.
Бүген Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит » акциясе башланды. Бурыч — аз тәэмин ителгән, шулай ук инвалид балалары булган гаиләләргә беренче сыйныфка баручы баланы кирәкле барлык уку әсҗаплары, башка кирәкле әйберләр белән тәэмин итү. Мохтаҗлар проблемаларына битараф булмаган һәркем балаларга канцелярия товарлары, кием-салым белән булыша ала. Бүләкләр 23 нче августка кадәр тапшырыла.