“Татарстанда җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен үткәрү турында” матбугат очрашуы узды. Күркәм гадәткә әврелрелеп барган конкурс быел ничек уздырыла? Оештыручылар белән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан аралашты.
Бик тиз үтеп китә торган тулыр тулмас кыска февраль аена да кердек. Димәк, тиздән рамазан ае килеп җитә. Изге ай башланганчы ук төрле проект, акцияләр башлап җибәрә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.
Татар халкының кунак килә башласа бик каты әзерләнә торган гадәте бар. Нигә әле рамазан аен да кунакны көткән кебек әзерләнеп каршы алмаска?
“Нурлы Рамазан” конкурсын оештыручылар журнлистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Беренче конкурста җиңү яулаган Миләүшә Сәетова катнашты.
Быел да җиңүчегә төп бүләк хаҗга юллама. Бизәү конкурсында теләгендә булган һәркем шәхси яисә оешма исеменнән, катнаша ала. Узган ел мәсәлән уку яисә эш биналары, җәмәгать туклануы урыннарыннан тыш Каюм Насыйраи урамы да бизәлгән иде. .Төп таләп — Рамазан ае мохитен тудыру.Гаризалар 1 марттан 10 нчы мартка кадәр кабул ителә. Ә 9 апрельдә конкурска йомган ясала. Катнашу шартлары белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.