Татарстанда Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә Олы кешеләр өчен төрле чаралар уза.
Өлкәннәргә багышлап башкалабызның «Чулпан», «Сәйдәш», «Мәскәү» мәдәни үзәкләрендә, Ленин исемендәге мәдәният сараенда концертлар оештырыла. Моннан тыш, спорт чаралары да үткәрелә “Акчарлак” бассейнында йөзү турниры, 1 нче бильярд номерында бильярд буенча ярышлар, 55 яшьтән олыраклар өчен футбол турниры да була.