Татарстанда ЛДПР депутатларының күчмә кабул итү акциясе старт алды. Автобус шәһәр-районнар буйлап сәфәргә чыкты. Авыл хезмәтчәннәренә хәлдән килгәнчә ярдәм күрсәтелә.
Партия активистлары башлангычы белән Яшел Үзән районында кешеләргә юристлар, итьтисадчылар, башка белгечләр киңәшләр бирде. Бер көндә генә дә партиягә иллеләп заявка кергән. Пенсионерларны торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен, шулай ук салымнар түләү мәсьәләләре кызыксындырды. Депутатлар һәркемне диккать белән тыңлады. Инвалидларга һәм мохтаҗларга бераз гына булса да, матди ярдәм дә күрсәттеләр, дарулар сатып алырга булыштылар.
Автобус 27 ноябрьдә Мәскәүдән кузгалып киткән. Яшел Үзән, Кукмара, Чистай, Нурлат – болар республика шәһәрләрендә депутатлар булачак шәһәрләрнең кайберләре генә. Алар ерак авылларда яшәүчеләрнең дә заявкаларын үтиләр.