Кинотеатр, театр, зоопарк, циркка баручылар бары тик куар коды буенча гына кертелә. Мәдәни учреждениеләр яңа чараларга ничек әзерләнә? Тулырак киләсе сюжетта.
Зоопаркта хайваннар җылы читлекләргә күчрелгән, Шуңа күрә, шәһәрлеләрдә популяр булган урын — зооботаника бакчасына килүчеләрнең төп маршруты-ябык бүлмәләр белән чикләнә. Ковидтан прививка ясатучылар гына территориягә керә ала. Бу хакта хакимият үзенең рәсми сайтында хәбәр итте. Кинотеатрларда кинофильмнар карау мөмкинлеге дә куар код булуга бәйле була.
Кинотеатрга килүчеләр саны азайды, әмма кунакларның куркынычсызлыгы мөһимрәк, дип саныйлар. Кичке сеансларга килүчеләрне ныклап тикшерәләр.
Опера театры администрациясе хәбәр иткәнчә, биредә дә башка мәдәни учреждениеләрдәге кебек, коввидтан саклану кагыйдәләрен төгәл үтиләр. Шуңа бәйле рәвештә, казанлылар буш вакытларын ничек үткәрү турында уйланалар.
Актив ял итәргә яратучыларга да вакцинация турында сертификатны күрсәтергә кирәк була. Чөнки рәсми спорт чараларын да яңа кагыйдәләр буенча үткәрәләр.
Елизавета Жукова, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.