Татарстанда Ковид-19га лаборатория анализларына электрон контроль системасы эшли башлады. Бу хакта матбугат конференциясе барышында сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворнов сөйләде. «Алиса» системасы тест нәтиҗәләрен көтүне киметергә һәм анализ йомгаклавында ялгышларны булдырмаска мөмкинлек бирә. Әлеге система республиканың 10 лабораториясендә кулланыла инде.