Республикада узган тәүлектә коронавирусның 75 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«28 кеше госпитализацияләнгән, 47 кеше өйләрендә дәвалана. Аларда я чирнең җиңел формасы, я авыру симптомсыз уза», — диде ул. Аның сүзләренчә, 8 очрак читтән кертелгән, 67 очрак — авыручылар белән контактлар.
75 очрак республиканың шәһәр-районнарда: Казанда — 35, Чаллыда — 4, Аксубай — 2, Лаешта — 11, Питрәчтә — 6, Түбән Камада — 7, Сарманда — 3, Арча, Баулы, Биектау, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Әгерҗедә берәр очрак ачыкланган.
22 апрельгә Татарстанда коронавирусның 355 очрагы теркәлгән.