Татарстанда бөтен илдәге кебек, коронавируска каршы күмәк вакцинация башланды. Вакцина ясату өчен башта яшәү урыннарындагы поликлиникага шалтыратып, терапевтка язылырга кирәк.Түбән Кама шәһәре дә, вакцинациягә кушылды. Биредә инде табиблар, укытучылар, полиция хезмәткәрләре прививка ясаткан. Хәзер исә башка категория кешеләр арасында ковидтан вакцина ясатырга теләүчеләр исемлеге төзелә. Теманы-Албина Вәлиева дәвам итә.
Медицина хезмәткәрләренең эш көне әңгәмәдән башлана – пациентның хәлен сорашкач, коронавирустан прививка ясала. Беренчеләрдән булып, табиблар вакцинацияләнә — халыкны дәвалау өчен “мәкерле чир” белән көрәшүчеләр үзләре сәламәт булырга тиеш. Киләсе атнадан күмәк вакцинация башланачак – бу хакта Россия президенты белдерде. Ковид-19га каршы укол ясатыргамы, юкмы дигәндә, түбәнкамалылар ике төркемгә бүленә…
Теләге булган кешегә ике укол ясыйлар, икенчесен өч атнадан соң кадыйлар. Прививка ясаткан пациентларның сәламәтлеген алты ай дәвамында табиблар күзәтәчәк — алар пандемияне бары вакцина белән җиңеп булачак, дип белдерә. Гомумән алганда, Түбән Камада коронавируска каршы прививканы 300дән артык пациент ясаткан – бу табиблар, укытучылар, һәм полиция хезмәткәрләре. Алар үзләрен яхшы хис итә.
Альбина Вәлиева, Евгений Лызаев.