Татарстанда коронавирус таралу сәбәпле чикләүләргә яңа үзгәрешләр кертелде. Зур булмаган кибет һәм кафеларга эшләргә, шулай ук ачык һавада туйлар һәм банкетлар уздырырга рөхсәт ителә.
Шулай ук 40 квадрат метр мәйданлы биналарда 10 кеше катнашында никахларны да теркәргә мөмкин. Әгәр ЗАГС бинасының мәйданы зуррак икән, тантанада 4 квадрат метрга бер кеше исәбеннән, күбрәк кеше катнаша ала. Шул ук таләпләр ваклап сату һәм туклану объектларына да кагыла. Кафеларда өстәлләр бер-берсеннән метр ярым ераклыкта булырга һәм бер өстәлдә дүрт кеше генә утырырга тиеш.Шул ук вакытта Татарстанда элеккечә кинотеатрлар, кальян сату урыннары, төнге клублар, балалар өчен уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре эшләми, шулай ук массакүләм чаралар уздыру да тыелган. Такси йөртүчеләргә дә да элеккечә үк икедән дә артык пассажир йөртергә ярамый.