Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән, 28 кеше хастаханәгә озатылган, тагын 43 кеше өендә дәвалана. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.
«5 кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 66 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән», — дип искәртте Галимова.
Коронавирус инфекциясе йоктыручылар арасында 21 кеше — 30-50 яшь аралыгында , 14 кеше — 50-60 яшь аралыгында.
Иң күп очраклар Казанда, Чаллыда, Түбән Кама һәм Кукмара районнарында ачыкланган.
Эпидемия башланганнан алып 88 кеше терелгән.