Әлеге мәгълүматларны Роспотребнадзорда китерделәр.
Дөрес, бер атна эчендә үсеш бар — 18 процентка, тәүлеккә уртача 140 яңа очрак теркәлә. Барысында да сүз, салкын тию буларак яки аерым билгеләрсез генә уза торган омикрон штаммы турында бара. Республикада кайбер чикләүләр саклана. Әйтик, мәктәпләрдә иртән кулларны зарар-сызландырсалар, медицина оешмалары персоналы өчен битлек режимы һәм температураны үлчәү каралган.