Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны арту динамикасы кими бара — өч тәүлек инде терелүчеләр саны яңа ачылган очраклар саныннан артып китә. Шул ук вакытта медицина оешмаларында мең ярымга якын ИВЛ аппараты резервта кала бирә. Бу хакта брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Шулай ук ул Татарстан халкына хокук саклау органнары эшчәнлеген аңлап карауларын сорап, мөрәҗәгать итте.