Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган арттырылган түләүләрне озайту турында карар кабул ителде. Хәзерге вакытта аның күләме илдә иң югарылардан берсе – 1 миллион 700 сумны тәшкил итә.
Бер тапкыр бирелә торган түләүгә контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китәргә теләгән татарстанлылар гына түгел, шулай ук республика территориясендә контракт имзалаган башка төбәкләрдә яшәүчеләр һәм чит ил гражданнары да дәгъва кыла ала. Контракт нигезендә хәрби хезмәткә рәсмиләштерү процедурасы бер көн эчендә башкарыла. Контракт имзалаганнан соң ир-егетләр бер тапкыр бирелә торган акча, формалы кием ала һәм хәрби әзерлек уза.
Тулырак мәглүмат белән татарстан геройлары сайтында, яки 117 телефон номеры буенча белергә мөмкин. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.