Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арткан. Бер миллион җиде йөз мең сумга җитә.
Бу Владимир Путинның махсус хәрби операция зонасында 1нче августтан хезмәт итүгә котнракт төзүчеләр өчен федераль түләү турындагы яңа указы белән бәйле. Шулай итеп, контрактны төзегәндә Татарстанда бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү 1 миллион җиде йөз мең сум тәшкил итә: Татарстаннан миллион, Оборона министрлыгыннан 400 мең һәм муниципалитетлардан 300 меңгә кадәр. Тулырак мәгълүматне 117 телфон бердәм номеры Батыр үзәгендә алырга мөмкин.
Татарстан Республикасыннан — 1,005 млн сум;
Россия Федерациясе Оборона министрлыгыннан — 400 мең сум;
Муниципалитетлардан 300 мең сумга кадәр.