Татарстанда коклюш (бума ютәл) авыруы очраклары берничә дистә тапкырга арткан. Быелның башыннан авыруның 893 очрагы теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 50 тапкыр күбрәк дигән сүз. Мондый мәгълүматларны республиканың Роспотребнадзор оешмасы китерә. Авыручыларның 42% ы — 7 дән 14 яшькә кадәрге мәктәп укучылары. Агымдагы елда ведомство башлангычы белән алты яшьлек 21,1 мең баланы ревакцинацияләү планлаштырыла. Бу максатларга республика бюджетыннан 43 миллион сумнан артык акча бүленгән.