Татарстанда киң колачлы санитар эшкәртү башланды. Җәмәгать транспортын, тукталышларны, торак йортларда подъездларны дезинфекциялиләр . Барысы да ковид йогышы таралуга каршы юнәлдерелгән чаралар. Вирус кайда күпме саклана, аңа каршы нинди саклык чараларын күрергә кирәк? Соңгы пассажир автобуска керүгә, тукталышны вакытлыча ябалар һәм дезинфекциялиләр.
Махсус эретмә белән пыялаларны, тоткычларны, эскәмияләрне җентекләп юалар. Әлеге өслекләрдә вирус өч көнгә кадәр сакланырга мөмкин.
Дезинфекция һәм тукталышларны юу, гадәттә, атнага ике тапкыр үткәрелә. Нигездә, тәүлекнең караңгы вакытында эшлиләр. Берничә сәгать эчендә генә дә йөзләрчә тукталышны чистарталар.
Җәмәгать транспорты да көн саен дизенфекцияләнә. Кондукторлар төшке аш вакытында салонны юа. Соңгы тукталышта салонны ныклап җилләтәләр.
Белгечләрнең әйтүләренчә, коронавирус кеше тиресендә бер тәүлеккә кадәр, ә металл һәм пластик материалда өч көнгә кадәр сакланырга мөмкин. Кәрәзле телефон да вирус йоктыру чыганагы булып тора.
КФУның медицина фәнни-клиник үзәге директоры Альберт Ризванов
Безнең гаджетлар һәм смартфоннар — иң пычрак урыннарның берсе. Инфеекция йогышларын үзләрендә саклыйлар. Мондый электрон җайланмаларны даими рәвештә дезинфекцияләргә, нигездә, шәхси гигиенага һәрвакыт игътибар бирергә кирәк.