Татарстанда кешеләрне елан чагу очраклары бар. Казанда яшәүче берәү коры чирәмдәге агулы еланны күрми калган. Табиблар бу кешенең гомерен коткарып калган. Агулы еланнардан кайда ничек сакланырга – бу хакта киләсе сюжетта.
Эссе коры көннәрдә республика урман-болыннарында, паркларда еланнарның активлашуы күзәтелә. Еланнарның үрчү сезоны ахырына якынлаша. Шуңа күрә аларны кояшлы җылы урыннарда күбрәк күрергә була. Соңгы көннәрдә кешеләрне елан чагу очраклары да теркәлгән.
Еланнар саклану максаты белән һөҗүм итә. Шуңа күрә урманнарда, болыннарда йөргәндә аяк астына карау, бик игътибарлы булу кирәк. Белгечләр әйтүенчә, республикада тузбаш һәм кара еланнар күбрәк очрый. Икесе дә кара төстә, бер үк урыннарда яшиләр.
Ике төр елан да бер-берсенә охшаш. Тузбаш еланның гәүдәсе нәзегрәк, койрыгы очлырак, башының уң һәм сул ягында да соры таплар бар. Ә кара еланның төсе карарак, гәүдәсе киңрәк, койрыгы да артык очлы түгел.
Тузбаш агулы түгел. Тик куркудан, чагып, тәндә эз калдыруы бар. Ә кара елан күпкә хәтәррәк. Агуы канга үтеп керсә, хәтта кешене үтерергә дә мөмкин. Алар гадәттә кул-аякларны чага. Тәнгә агуы озак тарала, тик югары температурада һәм хроник авырулар бу процессны тизләтергә була. Шуңа күрә елан чаккан очракта, кичекмәсктән табибларга мөрәҗәгать итегез. Чаккан урынны шунда ук бинт яки чүпрәк белән кысып бәйләргә, күп итеп су эчәргә кирәк.
Регина Сафиуллина, Татарстан яңалыклары.