Татарстанда 30 октябрьдән коронавирус белән бәйле кертелә торган чикләүләр 7 ноябрьдән соң да гамәлдән чыкмаячак.
Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» да матбугат конференциясендә сөйләде. Ул Татарстанда билгеләнгән чикләү чаралары Россия Президенты Владимир Путин Указындагыга караганда да кырысрак булуын искәртте.
«30 октябрьдән кертеләчәк чикләүләр санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчы гамәлдә булачак», — дип әйтте Ләйлә Фазлыева. Бу вазгыятьнең яхшыруы авыручылар, прививка ясатучылар санында чагылыш табачак.
30 октябрьдән 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен мәҗбүри изоляция кертелә.
Кибетләр, җәмәгать туклануы һәм ваклап сату эшен чикләячәк. Ишекләрне кичке 11дән иртәнге алтыга кадәр ябарга туры киләчәк. АЗС һәм даруханәләргә бу кагыйдәләр кагылмый. Күңел ачу үзәкләре дә төнгә ябыла. Бассейннарга, фитнес-үзәкләргә дә кагыла, мәйданы 150 квадрат метрдан артык булган тамаша-күңел ачу чараларына чикләү кертелә. Балигъ булмаганнар өчен сәүдә үзәкләренә керү өлкәннәр белән генә мөмкин була. Ул QR-кодлар бары тик шәхесне раслаучы документлар белән генә үз көчендә була.
15 ноябрьдән театрлар, кинотеатрлар, цирк, концерт заллары, спорт чаралары өчен куар кодлары һәркайда кирәк була.
Бина эчендә күргәзмә һәм ярминкәләр тыелган очракта, аларга бары ачык һавада гына эшләргә рөхсәт ителә. Эшкуарларга чикләүләр вакытында хезмәткәрләрнең чыгу санын билгеләү хокукы бирелде.