2022 елда Татарстанда якынча 163 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык җәмгыяте вәкилләре эшчәнлек алып бара.Елдан — ел үсә барган әлеге тармак Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан һәрдаим игътибар үзәгендә.Эшкуарлык җәмгыяте вәкилләре белән Биектау районында узган очрашу шуның бер дәлиле.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар бик файдалы чөнки бизнеска үсәргә комачаулый торган күп кенә проблемаларны чишергә мөмкинлек бирә. Бу юлы да эшмәкәрләр мобилизацияләү чыгымнарын алып баручы предприятиеләргә ярдәм итү, парклар һәм скверлар эше, каты коммуналь калдыклар җыю нормативлары, зәркән тармагы өчен махсус салым белән бәйле сорауларына җавап алды.
Җаваплар һәр тармакның үз белгече аша бирелде. Мәсәлән, зәркән тармагы өчен махсус салым режимнары турында Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин аңлатмалар бирсә, мобилизацияләү чыгымнарын күтәрүче предприятиеләргә ярдәм итүгә кагылышлы мәсьәләгә Россия ДәүләтДумасы депутаты Айрат Фәрраховачыклык кертте һәм аны хәл итү законы ноябрь азагында ук кабул ителүен хәбәр итте. Форсаттан файдаланып Татарстан Президенты мобилизацияләнгәннәргә ярдәм күрсәткән барлык физик һәм юридик затларга, эшмәкәрләргә, эре компанияләр җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.