Татарстанның каклаган казы элек-электән иң затлы һәм тәмле ризык. Әлеге татар деликатесы чит ил ветчинасыннан берни белән дә калышмый. Әлеге милли рызык республиканың чын ит брендына әйләнсен өчен, Татарстанда каклаган каз әзерләү буенча яңа рецепт уйлап тапканнар. Рецепт авторлары аны киләсе елда патентлаштырырга ниятли. Ә менә казны ничек тәмле итеп әзерләү турында башкаланың «Татар утары» комплексында журналистларга да сөйләделәр.
Деликатес экологик яктан чиста Актаныш районындагы фермер хуҗалыгында үстерелгән каздан әзерләнә. Кошларны махсус ашаталар, аннары җентекләп сайлап алалар. Каз тозлаганда эре тоз алына, тоз күләме каз түшкәсеннән күбрәк булырга тиеш. Караңгы урында 30 көнгә кадәр саклана. Шуннан соң казлар тоздан арындырыла һәм асылмалы халәткә озатыла. Соңгы этапларның берсе-суыту камерасы. Температура режимын һәм дымлылыкны саклау иң мөһиме. Технология әлегә патентлаштырылмаган. “Без моның белән Яңа елдан соң шөгыльләнәчәкбез”- дип белдерде Казан һәм Татарстан Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе рәисе Зөфәр Гаязов. Дөрес әзерләнгән каз ите рубин төсенә керә. Каклаган казны мөстәкыйль ашамлык яки кабымлык сыйфатында файдаланырга була.
Динара Кәлимуллина өлкән пешекче
Әле күптән түгел генә татар казы «Россия тәме» бөтенроссия төбәк брендлары конкурсында җиңү яулады, арктик пастиланы һәм Кострома сырын артта калдырды. Хәзер аңа стратегик миссия йөкләнгән. Милли ризыкның потенциалын тулысынча ачарга кирәк. Татарстаннан чыгарылган каз республиканың чын ит брендына әйләнеп, кибет киштәләрендә лаеклы урынын алуын көтәсе генә кала.
Ләлә Зәйнуллина, Сергей Павлухин. Татарстан яңалыклары.