Авыручылар саны арту турында республиканың Роспотребнадзор оешмасында хәбәр иттеләр. Хәзерге вакытта Көнбатыш нилы бизгәге булган биш авыру республика клиник инфекция хастаханәсендә дәвалана, берсе амбулатор дәвалануга өенә җибәрелгән. Россия кулланучылар күзәтчелегендә шулай ук авыручылар санының кискен һәм куркыныч булмавын ассызыкладылар. Билгеле булганча, авыручы кешеләр ил чикләреннән чыкмаган. Көнбатыш Нил бизгәген ачыклаган Татарстан халкының барысы да республика җирлегендә йоктырган. Ведомство белгечләре авырулар ял иткән сулыкларны, урман-парк зоналарын тикшергән. Черкиләрне тотып тикшерүгә җибәргәннәр, ләкин аларда вирус табылмаган. Роспотребнадзор авыручылар белән бәйле урыннарны өч чакрым радиуста сулыкларны эшкәртүне оештырды.