Татарстанда күчмә мобиль поликлиникалар эше яңартыла.
Планлы медицина ярдәме күрсәтү һәм диспансерлаштыру үткәрү вакытлыча туктатылган иде. Бүгеннән Татарстан районнарына мобиль поликлиникалар җибәрелә башлый. Шул рәвешчә кече авылларда яшәүчеләр тар белгечләргә мөрәҗәгать итүе проблемасы да хәл ителә.