Бүген Татарстанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы башланды. Төп максат җәяүлеләр, аеруча балалар арасында юлда имин йөрү кагыйдәләрен пропагандалау, моңа киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү. Дәүләт автоинспекциясе, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да игътибарлы һәм сак булырга өнди. Җәяүлеләр юлы алдыннан машина йөртүчеләргә тизлекне киметергә кирәк.
Юл хәрәкәте куркынычсызылыгы атнасы 20 нче сентябрьгә кадәр дәвам итә.