Тикшерүчеләр алдагы көнне Иделдә булган һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклый. Аракчино бистәсеннән ерак түгел cуда теплоход баткан. Борттагы 34 кеше дә исән.
Шаһитлар сүзләренә караганда, теплоход акрынлап баткан, барлык пассажирларны коткарырга өлгергәннәр. Яр буенда аларны медицина хезмәткәрләре каршы алган. Аларга җиңелчә җәрәхәтләнгән бер пассажир ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Әлеге вакыйга буенча җинаять эше кузгатылды.