Татарстанда Идел аша боз кичүе файдалануга тапшырылды. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул Аракчино бистәсеннән Югары Осланга кадәр маршрут буенча уза.
Кичүнең гомуми озынлыгы 3200 м тәшкил итәчәк, берьяклы хәрәкәт, бер полосаның киңлеге — 20 м, полосалар арасындагы ераклык — 150 м. Гамәлгә кертелгәннән соң бистәләр арасындагы ераклык 60 км га кимиячәк.
Кичү буенча авырлыгы 3,5 тоннадан артмаган автомобиль узарга мөмкин.