Татарстанда “Иң яхшы гериатрия кабинеты”на конкурс бара. Ул «Өлкән буын» төбәк проектын һәм «Демография» , «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру максатында оештырылды. Белгечләр урыннарда булып, эш шартларын һәм системаның уңайлы якларын бәялиләр. Республика конкурсына апрель аенда йомгак ясалачак.
6 нчы поликлиникада Гериатрия кабинеты 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен . Гериатр табибының төп бурычы-профилактик юнәлеш, ягъни шикәр диабеты, остеопороз, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм башка авыруларны кисәтү.
Наталья Теплых: «Без өлкән яшьтәге кешеләрдә көчсезлек билгеләрен тапсак, физик автивлыкны арттыру, дөрес туклану буенча киңәшләр бирәбез. Мондый кешеләрне тулырак тикшерү узу, үзләренә кирәкле дарулар, препаратлар алуны ачыклау өчен белгечләргә җибәрәбез»
Гериатрия кабинетлары Чаллының биш медицина учреждениесендә бар: икенче, өченче, алтынчы, җиденче сырхауханәләрдә һәм сугыш ветераннары госпиталендә. Уңай шартлар тудыруга зур игътибар бирелә, чөнки өлкәннәр бирегә психологик ярдәм дә сорап киләләр.
Республикада барлыгы 46 гериатрия кабинеты эшли. 2020 елда алар Чаллының һәр сырхауханәсендә булачак.
Лилия Гатина, Ленар Султанов.