Пенсия алучы хәрбиләр картлык буенча тагын бер пенсия алырга хокуклы.Оборона министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм башка көч ведомстволарында эшләгән өчен яки инвалидлык өчен акча алучы хәрби пенсионерлар Россия Пенсия фондыннан икенче пенсиягә — картлык буенча иминият пенсиясенә дәгъва итә ала. Бу хакта бүген Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.