Август-сентябрь айлары – гөмбә җыюның иң мул чагы, ди халык. Бу чорда гөмбәләрнең майлысыннан башлап баллысына кадәр урман бизәге булып тора. Һава торышы һәм яңгырлар да уңай килеп тора. Гөмбәләрне ничек эзләргә, быел алар аеруча кайда күбрәк үсәләр. Бу турыда тулырак Динә Нәҗметдинова репортаңында.
Гөмбәчеләр башта иртән иртүк торып гөмбә җыярга китә, аннары шәһәргә сатуга юл тота. Без Мәскәү базары буйлап сәяхәткә чыктык, адым саен гөмбә саталар. Биредәге сатучылар Чувашиядән яки Мари — Элдан килүчеләр.
Кемдер азмы — күпме акча булсын дип торыша, кайберәүләр өчен гөмбә җыю бары тик ләззәт алу һәм тынычлану чыганагы. Биредә күпчелек очракта — дуңгыз гөмбәсе һәм усак гөмбәсен саталар. Бәяләргә килгән дә иң арзан гөмбә ул – дуңгыз гөмбәсе, ягни свинушка, килограммы 150 сум, усак гөмбәсен 300 сумнан саталар. Монда шунысын да әйтергә кирәктер — дуңгыз гөмбәсе шартлы рәвештә генә ашарга яраклы гөмбә санала. Аны күпләп куллану кешеләрнең үлеменә китерә, дип кисәтә белгечләр.
Үзебездә Татарстанда гөмбәне кая җыялар икән?
Чыннан да гөмбә үскән районнар санына Арча, Саба, Биектау, Әтнә, Теләче районнары керә.
Роспотребнадзор әйтүенчә, 2024 елда 24 кеше гөмбә ашап агуланган, шуларның бишесе балалар, үлем хәлләре теркәлмәгән, узган ел белән чагыштырган да бу күбрәк, 2023 елда гөмбә белән агулану 11 кешедә ачыкланган. Роспотребнадзор халыкны гөмбә җыйганда да, аны сатып алганда да сак булырга өнди. Бу четрекле ризык кечкенә генә ялгышны да кичерми икәнлеген истән чыгармаска куша белгечләр.
Динә Нәҗметдинова, Илдар Галяутдинов, Татарстан яңалыклары