3 августта Татарстанда эсселек аркасында шторм кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.
Иртәгә көндез республика территориясендә урыны белән +37 градуска кадәр эсселек көтелә. Моннан тыш, кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булуы да ихтимал. Төнлә явым-төшемсез.