Һава торышы җылыну белән, Татарстанда еланнар күренә башлады. Гадәттә алар май башында чыга. Ә быел алар инде актив. Өстәвенә, татарстанлылар беренче очрашуларны март ахырында ук теркәделәр. Шулай булгач, саклану зыян итмәс.
Еланга тап булган очракта, белгечләр иңмөһиме, аңа тотынмаска киңәш итә, ә инде Елан тешләгән очракта, зыян күрүчене хастаханәгә илтергә кирәк. Бу очракта табиб кына ярдәм күрсәтә ала.