Татарстанда ел ахырына кадәр тагын 21 гериатрия кабинеты ачылачак. «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә республиканың барлык муниципалитетларында да гериатрия ярдәме күрсәтеләчәк. Хәзерге вакытта Татарстанда «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә 50дән артык гериатрия кабинеты бар.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре — әлеге проектта актив катнашучылар. Гериатрия кабинетлары хезмәткәрләренең бурычы — өлкән яшьтәге кешеләрне түшәктә ятмасыннар, ә актив булсыннар өчен нишләргә кирәклеген өйрәтү.