Узган ел Татарстанда «Экология» милли проекты буенча 2 мең 500 гектардан артык мәйданда урман торгызылды. Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2018 киселгән агачлардан, черегән агачлардан һәм чүп-чардан 2598 гектар җир арындырылган. 2020 елда «Татарстанда урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 198 милион сумга якын акча бүлеп биреләчәк, шуның 46 миллион сумнан артыгы урман янгыннары техникасы һәм җиһазлары сатып алуга тотылачак.Бу акчага 5 мең гектарга якын мәйданда урман утырту һәм урман үрчетү буенча эшләр башкару, 11 тоннадан артык орлык әзерләү һәм 30 млн үсенте үстерү планлаштырыла.