Татарстанда Дагыстан вәкилләре өчен татар теле курсларына йомгак ясалды. Татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү максатында, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү максатында, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә, Татарстан Республикасында 2023нче елның 1нче октябреннән “Балык Бистәсе агротехник техникумы” татар телен өйрәнү буенча бушлай офлайн һәм онлайн курслар ачкан. Дагыстан Республикасы вәкилләреннән Идел буе округында татар телен өйрәнергә теләүчеләрдән 20 кешелек төркем төзелгән, 140 сәгатькә исәпләнгән курсны уза, алар арасында Ислам фәннәре кандидатлары да бар. Уку чорында курсның теоретик өлеше үтте һәм диалог алып барырга өйрәнделәр, Идел Болгарының, Казан ханлыгының һәм хәзерге Татарстанның тарихын һәм мәдәниятен өйрәнделәр. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында сертификатлар тапшыру тантанасы узды.