Татарстанда цифрлы пропусклар алу буенча сервиста теркәлү системасын гадиләштерделәр. Бу хакта Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәбәр җибәрү үрнәге: Регистрация#9219632506»
Хәзер системада теркәлү өчен 2590 номерына паспорт номерын гына язып, бушлай SMS-хәбәр җибәрергә кирәк. Хәбәр җибәрү үрнәге: Регистрация#9219632506». Җавап SMS хәбәрдә кешенең шәхси мәгълүматларыннан бары тик документ номеры гына күрсәтеләчәк. Җавап хәбәрендә тору урынын үзгәртү өчен үз-үзеңне изоляцияләүнең яңа урын адресын күрсәтеп язарга кирәк.