Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган чуваш мәдәнияте көннәре башланды.
Шулай ук бүген Казанда регионара Театраль сезон да ачылды. Бу чаралар уңаеннан Константин Иванов исемендәге Чуваш дәүләт драма театры Камал театрында «Шуйттан Чүри, ягъни Шайтан колы » мистик спектакле тәкъдим итә.
Фестиваль спектакльләре шулай ук Аксубай, Норлат, Тәтеш, Иске Чүпрәле районнарында күрсәтелә. Чуваш мәдәнияте көннәре кысаларында Алексей Енейкинның «Сюда не ступит нога врага» нәфис-документаль фильмын да карага мөмкин. Әлеге чаралар Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты ярдәмендә үткәрелә.