Татарстанда өч елга исәпләнгән “Безнең ишегалды” программасы эшли. Аның кысаларында йөзләгән ишегалды ремонтланды һәм алга таба да эш дәвам итәчәк. Төзекләндерелгәннән соң танымаслык булып үзгәрәчәк ишегалларының берсендә хәбәрчеләрез дә булып кайтты.
Соңгы 30 ел эчендә әлеге ишегалдында бернинди ремонт эшләре дә үткәрелмәгән. Дөресен генә әйткәндә, ишегалды дип тә атарга тел дә әйләнми , хәтта балалар мәйданчыгы да юк иде ди биредә яшәүчеләр .
Машина куяр өчен килеп чыккан низаглар артта калачак. Чөнки яңа проект буенча 30 урын билгеләнәчәк . Шулай ук ишегалдына заманча яктырткычлар урнаштырылган. Магистарльная урамындагы әлеге ишегалды Президент программасы нигезендә беренчеләрдән булып ремонтлана башлады. Бүгенге көндә эшләр 80% ка башкарылган.
ТР шәһәрләрен үстерү институты фонды департаменты җитәкчесе, «Безнең ишегалды» программасы кураторы Венера Камалова: «Юллар салынган икән димәк эшнең яртысыннан артыгы беткән дигән сүз . Алга таба ишегалды өчен кирәкле җайланмалар беркетеләчәк. Без халык өчен уңйлы булсын дип тырышабыз.
Татарстан буенча дүрт йөздән артык ишегалды төзекләндерелә. 2024 елга кадәр Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның “Безнең ишегалды” программасы нигезендә 6775 йорт алды территориясе төзекләндереләчәк.
Мөршидә Җиһан, Александр Шмагин. Владимир Юрков.