Фәрит Мөхәммәтшин капиталь ремонт һәм мәгариф учреждениеләрен төзү программаларын гамәлгә ашыру буенча федераль штабта мәктәпләрне төзү һәм капиталь ремонтлау турында сөйләде. Татарстан күп санлы һәм югары дәрәҗәдә әзерлекле төбәк буларак билгеләнде. Шулай итеп, гамәлдәге мәктәпләргә быел 1245 урынлык өстәмә рәвештә өч корпус ачыла, дип хәбәр итте Дәүләт Советы рәисе. Шулай ук ул яңа уку елында республикада парта артына илле биш меңнән артык беренче сыйныф укучысы утырачагын искәртте.
Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасы Рәисе Ирина ЯровОй белән очрашты. Очрашуда Татарстанның федераль программаларда катнашуы, республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү, шулай ук югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча максатчан укуга кабул итүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.