Татарстанда боз яварга мөмкин
Җомга көнне, 14 июньдә, Татарстанда көндез һава температурасы +30.. +35 градуска кадәр күтәрелер дип фаразлана. Иң югары күрсәткечләр, аерым алганда, Казанда тәүлекнең көндезге вакытында +31..+33 градуска кадәр булачак.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр, яшен фаразлана, көндез урыны белән боз яварга мөмкин.