6 июньнән башлап Татарстанда битлек режимы гамәлдән чыгарылды. Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәт карарын үзгәртү турында күрсәтмәсе әзерләнде.
Республика кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә коронавирус белән авыручылар саны кимү сәбәпле, мондый адымга барганнар, шул ук вакытта йомшарырга иртәрәк, дип белдерделәр. Татарстан оператив штабы республикада яшәүчеләргә, аеруча өлкәннәргә, йөкле хатыннарга, хроник авыруларга саклану чараларын күрергә өнди.