Соңгы 4 елда Татарстанда беренче тапкыр җинаятьчелек кимүгә таба бара. Үтерүләргә бәйле җинаятьләрнең 98 проценты ачылган. Бу соңгы өч дистә елга якын вакыт эчендә иң югары күрсәткеч.
Республика Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә 2021 нче ел нәтиҗәләре буенча шундый мәгълүматлар китерелде. Әмма цифрлы технологияләр һәм кибермошенниклык белән бәйле җинаятьләр саны арта. Бу проблеманы хәл итү өчен, Рөстәм Миңнеханов хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттырырга, җинаятьчелеккә каршы көрәштә заманча, югары технологияле чараларны үзләштерергә өндәде. Эчке эшләр министрлыгында кадрларга кытлык мәсьәләсе дә борчый. Кайбер конкрет карарлар кабул итәргә, шул исәптән хезмәт хакын арттырырга кирәк, дип белдерде президент һәм депутатларга тиешле инициатива белән чыгыш ясарга тәкъдим итте. Тагын бер мөһим проблема – юллардагы аварияләр. Гыйнвард ае нәтиҗәләре җитди борчу тудыра: Татарстанда кешеләр үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты Без инде сары зонада түгел, ә кызыл зонада. Шулай килеп чыкканга кемне дә булса гаепләргә җыенмыйм, әмма бу уртак эшебез. ЮХИДИ координациясе нигезендә кызыксынган барлык министрлыклар һәм ведомстволар катнашырга тиеш. Шулай ук эшчәнлекләре юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә бәйле иҗтимагый оешмаларны, массакүләм мәгълүмат чараларын да җәлеп итәргә кирәк.