Татарстан Республикасында барлыгы 557 хисап участогы ачылган. Участокларда эш Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп оештырылган. Сайлаучыларга федераль һәм бер мандатлы округлар буенча кандидатларның фамилияләре белән ике бюллетень тәкъдим ителә.
Праймеризда катнашу өчен республикада 96 кандидат теркәлгән — бу 2016 елгы сайлауларга караганда ике тапкырга күбрәк. Барлык теркәлгән кандидатларның яртысы диярлек 40 яшьтән яшьрәк кешеләр. Праймеризда катнашучыларның яртысы партиядә тормый.
***
Татарстанда 2021 елгы Россия Дәүләт Думасы сайлаулары алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү этабы башланды.
Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алдан тавыш бирүне «Бердәм Россия» партиясе бөтен ил буенча оештырганын, бүген халык иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр участокка килеп яки онлайн тавыш бирә алуын әйтте.
«Россиянең 42 субъекты онлайн тавыш бирүдән тыш, участокка барып тавыш бирү мөмкинлегенә ия булды. Бу — авыл җирлекләрендә торучыларга да яхшы, кешеләр тавыш бирү участогына килеп, танышлары белән күрешә, бу үзенә күрә алар өчен бәйрәмгә әйләнә», — дип өстәде ул.
Бюллетеньнәр республика һәм партиясе бюджеты хисабына рус һәм татар телләрендә бастырылган.