Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 21 яңа очрагы ачыкланган. 10 кеше хастаханәдә, калганнары өйдә дәвалана. 8 очрак — читтән кертелгән, 13 очрак-авырулар белән элемтәдән соң. Ковид-19 диагнозы балигъ булмаганнарның берсендә, берсе 70-80 яшьлекләр төркемендә расланган. 8 кеше Казанда, 5се Чаллыда, икесе Лаеш районында. Тәтештә, Буада, Мамадышта, Азнакай, Саба һәм Балтач районнарында берәр авыру бар. Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 128 коронавирус очрагы теркәлгән. 17 пациент сәламәтләнгән.